Чара Аксу мәчетендә барды һәм хаҗилар белән очрашуга район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, мәчет имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин килде.
Мөхтәсиб хаҗиларны олуг гыйбадәтне сау-исән үтәп кайтулары белән котлады һәм быелга сәфәр әлмәтлеләрдә нинди тәэсирләр калдыруы хакында сорашты. Быел үзе да хаҗилар төркеме җитәкчесе булып барган Исмәгыйль хәзрәт "ТР МДН Хаҗ"га рәхмәтләрен җиткерде һәм быелгы сәфәрнең үзенчәлекле якларын билгеләп үтте.