30 октябрьдә Буа мөхтәсибәте белән берлектә “Әниләр” мәчетендә районкүләм Коръәнне матур итеп уку һәм ятлау бәйгесе булып узды. Ярыш өч номинациядә үтте. Беренче номинация - Коръәни Кәримне дөрес итеп уку, икенче номинация - Коръәни Кәримне яттан уку, өченче номинация -тәҗвид кагыйдәсе белән уку. Барча теләк белдерүче малайлар һәм кызлар катнаша алды.
Бәйге ахырында җиңүчеләр мөхтәсибәт тарафыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.