Бүген Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Болгар корылмаларын төзү һәм реставрацияләүгә багышланган киңәшмәдә катнаша. Болгарда үтүче киңәшмәне “Яңарыш” Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу фонды уздыра.
Киңәшмәдә Идел яр буена, кунакханә комплексына һәм башка корылмаларга кагылышлы сөйләшү каралган.
Болгар ислам академиясе төзелешә карата да фикер алышу була.