Саба хаҗилары хатирәләре белән уртаклашты
09 ноябрь 2016 ел 10:10
Саба районының Шәмәрдән авылы "Шатнур" мәчетендә күңелле мәҗлес, быел хаҗ гамәлен кылып кайткан сабалылар белән очрашу булып узды. Хаҗилар үзләренең хаҗ кылгандагы кичерешләрен һәм сәфәрдә күргәннәре белән уртаклаштылар. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт хаҗны яшь чакта, мөмкинлек булганда кылырга икәнен ассызыклап узды һәм "ТР МДН ХАҖ" рәсми операторы аркылы барганда күпкә отышлырак икәнен аңлатты. Мәҗлескә килгән һәркем зәм-зәм суыннан авыз итте. Ахырдан матур итеп табын янында корбан итеннән авыз итеп догалар кылынды. Ахшам намазы укып башланган мәҗлес кумәк рәвештә ястү намазы укып тәмамланды.
Соңгы яңалыклар
31 декабрь 2024 ел 08:48
27 декабрь 2024 ел 18:00
27 декабрь 2024 ел 14:40
27 декабрь 2024 ел 11:17