Балтач абыстайлары җыены уздырылды

18 ноябрь 2016 ел 11:50
Балтач абыстайлары җыены уздырылды

17 ноябрьдә Балтач Үзәк мәчетендә районның абыстайлар җыены булды. Анда 160 тан артык дин кардәшебез  катнашты. Җыелуның максаты  мәрхүмнәрне соңгы юлга озату тәртипләре хакында сөйләшү иде.

Җыен баш казый, район имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәтнең мәрхүмнәрне соңгы юлга озату тәртибе турындагы чыгышы белән башланды.

Хәзрәт кеше үлгәннән соң төн саклау, сәдакалар бирү, Коръән укыту ашлары, зиратка бару, җеназа намазы һ.б. турында Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләренә таянып, җентекләп вагазь сөйләде.

Шулай ук чарада күмү тәртипләрен аңлату өчен күрсәтмә дәрес уздырылды. Сорауларга җаваплар бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы