Татарстанның баш казые, күп сандагы дини китаплар авторы, танылган вәгазьче Бөгелмә мөселманнары белән очрашты.
Бирегә ул Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов чакыруы буенча килде.
Баш казый Бөгелмәнең Татар мәдәнияте үзәгендә “Ислам-бүген” дигән темага вәгазь сөйләде. Шулай ук бу көнне Җәлил хәзрәт Бөгелмә районы мәчетләрендә күп еллар динебезгә хезмәт итүче аксакалларга рәхмәт хатларын тапшырды. Аннары исә халык сорауларны җавап бирде.