Мөселман яшьләре спартакиадасында җиңүчеләргә бүләкләрне "Хәләл" комитеты һәм "Хозур" нәшрият йорты әзерләде

25 ноябрь 2016 ел 14:05
Мөселман яшьләре спартакиадасында җиңүчеләргә бүләкләрне "Хәләл" комитеты һәм "Хозур" нәшрият йорты әзерләде

Казанның Үзәк стадионында мөселман яшьләре арасындагы спартакиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Әлеге чараны Казан шәһәренең физик культура һәм спорт комитеты оештырды. Ярышлар 21 ноябрьдә башланган иде. 4 көн дәвамында Казанның дини оешмаларыннан 17 команда үзара ярышты.

Ярышларга нәтиҗә ясагач, җиңүчеләр билгеле булды.

Иң төп бүләк - җиңү кубогы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә бирелде.

Әлеге чарада җиңүчеләргә бүләкләрне ТР МДНнең “Хәләл” комитеты һәм Хозур” нәшрият йорты әзерләде.  Бүләкләү тантанасында “Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат Низамов та катнашты һәм җиңүчеләрне тәбрикләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы