Кайбычлылар сынатмый

28 ноябрь 2016 ел 10:30

27 ноябрьдә Кайбыч районындагы мәхәлләләр арасында үткәрелгән “Гыйбадәте Исламия” китабы буенча викторинада беренчелекне яулаган Булат Хуҗин һәм Әлфия Шаһиева, өлкәннәр арасында Коръән уку бәйгесендә катнашкан Мөслимә Яруллина һәм Фирнат Өметбаев Тәтеш шәһәрендә казыят ярышларында катнашып алдынгы урыннарны яуладылар.

“Гыйбадәте Исламия” китабы буенча ярышта  кайбычлылар икесе дә икенче урынны яулады.

Коръән бәйгесендә Мөслимә Яруллина хатын-кызлар арасында - икенче урынны,  ә  Фирнат ирләр арасында - дүртенче урынны яулады. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыручы төбәк казыятенә һәм имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәткә олы рәхмәтләрен белдерә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана