Саба районының Эзмә авылы мәхәлләсендә күңелле вакыйга булып узды. Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, авылның имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Газизов катнашында мәүлид кичәсе үткәрелде.
Җәлил хәзрәтнең үтемле вагазьләре белән башланып киткән кичә табын янында мәүлид укып тәмамланды.