Татарстан мөфтие Сүрия илчесе белән очрашты

13 декабрь 2016 ел 16:15
Татарстан мөфтие Сүрия илчесе белән очрашты

Бүген Диния нәзарәтенә Сүрия Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рияд Мөхәммәд Хаддад килде. Мөхтәрәм кунак белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты.

Камил хәзрәт илчегә нәзарәтнең эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырды, республика мөселманнарының яшәеше һәм Болгар ислам академиясен булдыру хакында хәбәр итте. Бу уңайдан ике як дини белем бирү хакында да фикер алыштылар.

Мәгълүм булганча, Рияд Хаддад Татарстанга КФУда белем алучы  Россия һәм Сүрия студентлары белән очрашу өчен килде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы