Бүген Диния нәзарәтенә Сүрия Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рияд Мөхәммәд Хаддад килде. Мөхтәрәм кунак белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты.
Камил хәзрәт илчегә нәзарәтнең эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырды, республика мөселманнарының яшәеше һәм Болгар ислам академиясен булдыру хакында хәбәр итте. Бу уңайдан ике як дини белем бирү хакында да фикер алыштылар.
Мәгълүм булганча, Рияд Хаддад Татарстанга КФУда белем алучы Россия һәм Сүрия студентлары белән очрашу өчен килде.