Рәфыйк Мөхәммәтшин: Быел тугызынчы тапкыр олимпиада үткәрүебезгә горурланам

14 декабрь 2016 ел 14:09
Рәфыйк Мөхәммәтшин: Быел тугызынчы тапкыр олимпиада үткәрүебезгә горурланам

Бүген 14 декабрьдә Россия ислам институтына 20ләп уку йорты студенты җыелды. Алар РИИ тугызынчы мәртәбә оештырган  ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнаштылар. 

Катнашучыларны мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләде һәм уңышлар теләде. “Быел тугызынчы тапкыр олимпиада үткәрүебезгә горурланам. Бирегә килүчеләр барыгыз да җиңүчеләр, чөнки сезне инде сайлап җибәргәннәр. Сез - Россия мөселманнарың киләчәге. Нәкъ менә сезгә хәзрәтләр, остазлар һәм хәтта мөфтиләр булырга туры киләчәк. Уңышлар телим. Бу олимпидада катнашу зур тәҗрибә туплау булыр, дип ышанам”, диде. 

Шулай ук яшьләр белән РИИның башка мөгаллимнәре дә очрашты.  

Олимпиада ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Анда Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Чечня,  Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород студентлары катнаша.

Бәйге иртәнге якта барлык номинацияләрдә дә тест рәвешендә, язмача булды. Моннан тыш, гарәп теле буенча конкурста катнашучылар, гарәп телен никадәр белүләрен телдән аңлатырга тиеш иде, Ислам дисциплинасы буенча катнашучыларга Коръәнне укый белү шарт итеп куелды. 

Олимпиаданы йомгаклау чарасы 15 декабрьдә сәгать 14.00 дә РИИда булачак.

Шулай ук бу көнне Россия ислам уку йортларында гарәп телен укытуга багышланган түгәрәк өстәл уздырыла. Башлану вакыты: сәгать 9.00дә.

РИИ матбугат хезмәте, тел.: 277-57-95

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы