Буа мөхтәсибәте Ташкичү авылында булды

15 декабрь 2016 ел 09:23
Буа мөхтәсибәте Ташкичү  авылында булды

14 декабрьдә Буа мөхтәсибәте вәкилләре Ташкичү авылы мәдәният йортында үткәрелгән Мәүлид кичәсендә катнашты. Чарада имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсанов, Буа шәһәренең Хаҗилар мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, җирле үзидәрә башлыгы Радик Вәлиев бар иде. Илмир хәзрәт килгән авылдашларга Пәйгамбәребезнең  ﷺ иң камил кеше икәнлеге турында сөйләде. Кичә дәвамында Фәһим хәзрәт исә яшьләргә үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. Авыл имамы килгән кунакларга рәхмәтләрен әйтте, авыл халкын җомга намазына килергә чакырды. Чара Мәүлид табыны белән авыл мәчетендә дәвам итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы