Якшәмбе көнне ак яулыклы апалар, чигелгән түбәтәйле абыйлар Апас ресторанына Мәүлид ашына җыйналды.
Табын артына барлыгы 140тан артык дин кардәшебез утырды. Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге коллектив аграр көллият, Заготзерно, “Свияга”агрофирмасы, “Гүзәл” кибете, “Кайнар икмәк” оешмалары ярдәме белән искитмәле, сый-нигъмәттән сыгылып торган табын әзерләгәннәр. Мәҗлескә килгән дин кардәшләрне республика кунагы “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район башлыгы Рәшит Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев бәйрәм белән котладылар.
Мәҗлес йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укылган догалар, салават әйтүләр белән үрелеп барды. Райондашлар берсеннән берсе уздырып мөнәҗәт әйттеләр.
Апасның Олы Бакырчы авылында да мәүлид ашы узды.
Авылда дини бәйрәмнәр һәрчак зурлап билгеләп үтелә. Авыл мулласы Шәүкәт абый Гайнетдинов бу бәйрәмне мәктәп ашханәсендә оештырган, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән. Чөнки биредә мәчеттә дин сабагы алучы укучылар күп. Бәйрәмгә республиканың Диния нәзарәте вәкилләре Нияз Сабиров, Ильяс Халиков, Рөстәм Гыйлметдинов та килгәннәр иде. Мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт олы бәйрәм белән тәбрикләде, Шәүкәт Гайнетдиновның районда иң актив мулла булуын да ассызыклады. Балалар арасында Пәйгамбәребез ﷺ багышланган бәйге дә оештырылды. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Мул сыйлы табыннар янында Корьән сурәләре укылды, салаватлар әйтелде.
Бу көнне мәүлид ашы Тәүгелде авылында да узды.