15 декабрьдә Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вәссәлләмнең мүлиденә багышланган вәгазь кичәсе оештырылды. Кичәне үткәрү өчен Татартсан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабирҗанов һәм мөнәҗәтләр башкаручы Динар Шәймарданов килде. Кичәдә район башлыгы Альберт Рахматуллин, якын- тирә авыл имамнары һәм Олы Кайбыч авылы мәхәллә халкы катнашты.
Чара барышында вәгазьләр сөйләнелде, мөнәҗәтләр башкарылды һәм сорау- җаваптан торган викторина оештырылды. Шулай ук мөхтәсибәтнең интернет сайтында оештырылган сорауларга җавап бирүче беренче биш кешегә китаплар бүләк ителде, ә җаваплары иң тулы булган Шәмсутдинова Адиләгә (Иске Чәчкаб авылы) һәм Хәйруллина Саниягә (Олы Кайбыч) шамаил һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллаллаһу гәләйһи вәссәлләмнең тормышы турында китаплар бүләк ителде. Чараның ахырында барлык кунакларны да пылау белән сый-хөрмәт иттеләр.