Илдар хәзрәт Баязитов ТР буенча эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый Советы составына керде

19 декабрь 2016 ел 17:22
Илдар хәзрәт Баязитов ТР буенча эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый Советы составына керде

Илдар хәзрәт Баязитов ТР буенча эчке эшләр министрлыгының 2017-19 елга Иҗтимагый Советы составына керде

Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, Иҗтимагый совет әгъзасы буларак,ТР буенча эчке эшләр министрлыгы Иҗтимагый Советының йомгаклау утырышында катнашты. Утырышта ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, аның урынбасары Дамир Динниулов, Иҗтимагый Совет әгъзалары, иҗтимагый советлар рәисләре катнашты.

Утырышта Иҗтимагый Советның 2014-16 елларга эшчәнлек нәтиҗәләре чыгарылды, яңа состав сайланды. Яңа Иҗтимагый Советка Илдар хәзрәт Баязитов та керде. Бердәм тавыш белән Иҗтимагый Советның рәисе итеп - Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, аның урынбасарлары итеп Ирина Терентьева һәм Сергей Дружков сайланды.

Утырышта катнашучылар киләсе елда да халыкның полициягә ышанычын арттыру буенча уртак эшчәнлекне дәвам итәргә, социаль караклык белән көрәшкә юнәлдерелгән чаралар уздырганда республика эчке эшләр органнарына ярдәм итәргә, шулай ук ведомствоның хәйрия һәм мәгълүмати-пропаганда чараларын уздырганда киңкырлы ярдәм күрсәтергә карар кылды.

http://mvd.tatarstan.ru/ сайты материаллары буенча.

tatar-islam.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы