17 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “ТАТАР ИСЛАМ ДИНИ МӘГАРИФЕ ТАРИХЫ” дип аталган фәнни-гамәли семинар узды.
Шулай ук әлеге уңайдан “Ак мәчеттә” ТАТАР ИСЛАМ ДИНИ МӘГАРИФЕ ТАРИХЫ музейын ачу тантанасы да үткәрелде.
Әлеге чарада күренекле дин һәм фән галимнәре, шәхесләр чыгыш ясады.
Алар арасында Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, имам-хатыйб, “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры, Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Ютазы районы “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, “Ак мәчет” мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рафикъ хәзрәт Миннәхмәтов,тарих фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты профессоры Айдар Каюмов, физика-математика фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты профессоры Эмер Сибгәтуллин, Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Винер Харисов һәм башкалар бар иде.
Чараның икенче өлешендә галимнәр дини мәгарифкә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.