Татар ислам дини мәгарифе тарихы музее ачылды

21 декабрь 2016 ел 10:40
Татар ислам дини мәгарифе тарихы музее ачылды

17 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “ТАТАР ИСЛАМ ДИНИ МӘГАРИФЕ ТАРИХЫ” дип аталган фәнни-гамәли семинар узды.

Шулай ук әлеге уңайдан “Ак мәчеттә” ТАТАР ИСЛАМ ДИНИ МӘГАРИФЕ ТАРИХЫ музейын ачу тантанасы да үткәрелде.

Әлеге чарада күренекле дин һәм фән галимнәре, шәхесләр чыгыш ясады.

Алар арасында Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин,  имам-хатыйб, “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры, Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Ютазы районы “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, “Ак мәчет” мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рафикъ хәзрәт Миннәхмәтов,тарих фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты профессоры Айдар Каюмов, физика-математика фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты профессоры Эмер Сибгәтуллин, Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Винер Харисов һәм башкалар бар иде.

Чараның икенче өлешендә галимнәр дини мәгарифкә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы