Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.
Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, республикабызда алып барылган дини эшләр белән таныштырды. 2017 елда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә уздырылачак чаралар барланды.
Вениамин Попов мөфтияткә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң килде.
Белгәебезчә, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2014 елдан «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Рөстәм Миңнеханов һәм Вениамин Попов Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр, халыкара сәясәт өлкәсенә кагылышлы башка актуаль темаларны күтәрделәр. Моннан тыш, 2016 елның 19 декабрендә Әнкарада Россия Федерациясенең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Карловны үтерүгә бәйле вәзгыять буенча да фикер алыштылар.