«Рамазан» мәчетендә ятим балаларга Мәүлид кичәсе үткәрелде

26 декабрь 2016 ел 10:43
«Рамазан» мәчетендә ятим балаларга Мәүлид кичәсе үткәрелде

Мәүлид ае (Рабигуль-әүвәл ае) мөселманнарны берләштерә һәм аларны изге гамәлләр кылырга чакыра. Бу уңайдан, Казандагы “Рамазан” мәчетендә Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне билгеләп узылды.

60 ятим балага “Рамазан” мәхәлләсе кешеләре татлы ризыклар һәм пәйгамбәрләр хакында китаплар бүләк иттеләр.

Бу көнне балаларга башкалабызның кызыклы урыннарына экскурсия ясадылар, Казан океанариумын күрсәттеләр. Көн ахырына ятимнәрне Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышы турындагы викторина, вәгазь, тәмле кичке аш һәм Киров вә Мәскәү районнары мөхтәсибәте Илдар хәзрәт Баязитовның котлавы көтә иде. Илдар хәзрәтнең тәбрикнамәсен “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Раил хәзрәт Әхмәтов ирештерде.

“Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) яшьләр һәм балалар арасындагы абруен Мәүлидне бәйрәм итү безнең төп бурычларыбызның берсе санала. Пәйгамбәрнең Мәүлиде Мөхәммәд Пәйгамбәргә мәхәббәт һәм сүздә дә, гамәлдә дә аңа охшарга омтылуны тәрбияләргә булыша. Мәүлид безне сабыр, ихласлы, кешелекле, тынычлык сөючән итеп тәрбияли. Пәйгамбәребез үзе дә нәкъ әнә шушы сыйфатларга ия булган”,-диде “Рамазан” мәчете имам-хатибы Солтан хәзрәт Морадымов.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы