Мөфти Сүриягә эшлекле сәфәр кыла

30 декабрь 2016 ел 09:40
Мөфти Сүриягә эшлекле сәфәр кыла

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сүрия Гарәп Республикасының вакыфлар министрлыгы чакыруы быенча Дамаск шәһәренә эшлекле сәфәр кыла.

Россия делегациясе составына шулай ук Русия мөселманнары диния мәҗлесе җитәкчесе, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Кемерово өлкәсенең мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һәм РИУ проректоры Рөстәм Нургалиев керде. Әлеге сәфәр кысаларында кунаклар Дамаск ислам университеты һәм танылган «Әбу Нур» университетларында булды, биредәге җитәкчелек, мөгаллимнәр һәм шәкертләр белән аралашты. Мөмкинлектән файдаланып дин әһелләре 2013 елда фаҗигале төстә вафат булган олуг галим  Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый каберен зиярәт иттеләр һәм рухына дога кылдылар.


Җирле мөселманнар Мөхәммәд ﷺ багышлап оештырган Мәүлид кичәсендә дә катнаштылар.


 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы