11 гыйнвар көнне Татар Аксуы авылы мәдәният йортында вәгазь кичәсе булды. Авылның имамы Дамир хәзрәт Зарипов килгән кунакларга, авыл халкына рәхмәтен җиткерде. Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында укыту белән бәйле мәсьәләләрне аңлатып үтте, авыл халкының дингә, гыйлемгә омтылырга тиешлеген искәртте. Буа шәһәренең “Хаҗилар” мәчетенең имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов авылдашларны ислам дине кыйммәтләрен аңлатты.
Очрашуга килгән авыл халкының сорауларына җавап бирелде.