Татарстан мөфтие Кырым студентлары белән очрашты

16 гыйнвар 2017 ел 12:09
Татарстан мөфтие Кырым студентлары белән очрашты

Бүген ТР МДН бинасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында  (ИИХИ) белем алучы Кырым студентлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм нәзарәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова катнашты.

Аралашу вакытында яшьләр мөфтигә күпсанлы сорауларын бирде. Аерым алганда, студентларны нәзарәтнең эшчәнлеге, имамнар һәм мәхәллә халкы белән элемтә булдыру, Татарстандагы ислам үсеше тәҗрибәсе мәсьәләләре кызыксындырды. Камил хәзрәт дини эшчәнлеккә бәйле сорауларга җентекләп җавап бирде, шул исәптән республикадагы дини мәгариф системасы турында да сөйләде. Ахырда һәр студентка Диния нәзарәте әзерләгән яңа Коръән бүләк иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы