Татарстанда сурдо-тәрҗемәдә видео-вәгазьләр чыга башлый

23 гыйнвар 2017 ел 14:37
Татарстанда сурдо-тәрҗемәдә видео-вәгазьләр чыга башлый

“Азан" радиосы студиясендә "Хозур ТВ" интернет каналы өчен яздырыла торган видео-вәгазьләр сурдо тәрҗемә белән эшләнә башлый. Сурдо тәрҗемәчеләрне "Ярдәм" хәйрия фонды тәкъдим иткән. Әлеге проект Татарстан мөфтие урынбасары, социаль проектлар юнәлешендә җитәкче, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов күзәтүе астында барачак.

““Ярдәм” мәчетендә җомга вәгазьләре, шулай ук бәйрәмнәрдә, Мәүлид ән-Нәбидә, мәсәлән, начар ишетүчеләргә сурдо тәрҗемә ясала. Алар бик рәхмәтле, кызыксынып килә. Без моны болай гына калдырмыйча видео журналда яздырып барабыз. Шул рәвешле эшләп “Хозур” нәшрият йортына вәгазьләрне сурдо тәрҗемәдә чыгару тәкъдиме белән чыктым. Бергәләшеп тәрҗемә итәбез”, - диде Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” агентлыгына проектны гамәлгә кую турында сөйләп.

“Азан” радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов вәгазьләрне узган ел август аенда туплана башлавы турында әйтте. “Шуннан бирле гаилә, ата-ана һәм бала бурычлары, яшьләрне төрле агымнардан, төрле юнәлешләрдән ничек саклап калу, традицион ислам нигезләре һәм башка шул рухтагы, тәрбия һәм үгет-нәсихәт формадагы 3-8 минутлык вәгазьләр яздырдык. Алар бездә инде 100 дән артык эшләнде. Илдар хәзрәт Баязитов тәкъдиме белән аларны сурдо тәрҗемәдә эшлибез. Сурдо тәрҗемәне “Ярдәм” мәчете каршындагы белгечләр, аерым алганда Рәйсә апа Сәлимгәрәева эшләде”, - диде ул.

Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Венера Вәлиева

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы