Балтач районы халкы көче белән Таузар авылы мәчете яңара

23 гыйнвар 2017 ел 14:41
Балтач районы халкы көче белән Таузар авылы мәчете яңара

Татарстанның Балтач районы Таузар авылы халкы күмәк көч белән туган авылларындагы мәчетне төзекләндерә, дип хәбәр итә Балтач районының “Хезмәт” газетасы.

Авылда мәчет төзелеп эшли башлаганга егерме еллар вакыт узган. Шушы вакыт эчендә күпме Корбан гаете, Ураза гаете намазлары, җеназалар укылган... Мәчетне төзекләндерү эшенә таузарлылар гына түгел, хәзер читтә яшәүче авылдашлар да ярдәм кулы сузган. Айрат Хәкимовның матди ярдәме белән байтак кына төзекләндерү эшләре башкарылды. Айратка һәм, кышкы көннәр булуына карамастан, мәчетнең түбәсен алмаштыручыларга зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә мең-мең савабын бирсен иде, ди таузарлылар.

"Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы