Бүген Галиев мәчетендә “Хәләби сәгыйр” китабы буларак билгеле “Мохтәсар гөнйәт әл-мүтамәлли шәрех мүнйәт әл-мүсалли” буенча дәресләр уздырыла башлады. Укулар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында башланып китте.
Дәресләрне Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди гарәп телендә алып бара. Укулар һәр дүшәмбе саен ястү намазыннан соң гарәп телен белүче имамнар өчен уздырыла. Китапның авторы шәех Ибраһим ибне Мөхәммәд ибне Ибраһим Әл-Хәләби. Бу хезмәттә намазга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелә.
Әлеге китап хәнәфи хокук мәктәбенең намаз кылуга кагылышлы мөһим бер хезмәтләреннән санала. Китап авторы шәех Ибраһим ибне Мөхәммәд ибне Ибраһим әл-Хәләби әл-Кашгарыйның “Мүниятү әл-мүсәлли” китабын башта киңәйтеп шәрехләгән. Аннары җиңелрәк кабул ителсен өчен үзенең хезмәтен кыскарткан. Бу хезмәт Идел буе мөселманнарында да киң таралыш алган.
Китап гарәп телендә, 1910 елда Казанда басылган. Китапның электрон вариантын PDF форматында darul-kutub.huzur.ru сайтында табарга мөмкин.
Китапны йөкләп алыр өчен сылтама: http://darul-kutub.huzur.ru/books/tatarskoe-bogoslovskoe-nasledie/muhtasar-gunjat-al-mutamalli-sarh-munjat-al-musalli-izvestnyj-kak-halabi-sagyjr-108/