Галиев мәчетендә намазга багышланган китап буенча яңа дәресләр башланды

23 гыйнвар 2017 ел 18:36
Галиев мәчетендә намазга багышланган китап буенча яңа дәресләр башланды

Бүген Галиев мәчетендә “Хәләби сәгыйр” китабы буларак билгеле “Мохтәсар гөнйәт әл-мүтамәлли шәрех мүнйәт әл-мүсалли” буенча дәресләр уздырыла башлады. Укулар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында башланып китте. 

Дәресләрне Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди гарәп телендә алып бара. Укулар һәр дүшәмбе саен ястү намазыннан соң гарәп телен белүче имамнар өчен уздырыла. Китапның авторы шәех Ибраһим ибне Мөхәммәд ибне Ибраһим Әл-Хәләби. Бу хезмәттә намазга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелә. 

Әлеге китап хәнәфи хокук мәктәбенең  намаз кылуга кагылышлы мөһим бер хезмәтләреннән санала. Китап авторы шәех Ибраһим ибне Мөхәммәд ибне Ибраһим әл-Хәләби әл-Кашгарыйның “Мүниятү әл-мүсәлли” китабын  башта киңәйтеп шәрехләгән. Аннары җиңелрәк кабул ителсен өчен үзенең хезмәтен кыскарткан. Бу хезмәт Идел буе мөселманнарында да киң таралыш алган.  

Китап гарәп телендә, 1910 елда Казанда басылган. Китапның электрон вариантын PDF форматында darul-kutub.huzur.ru сайтында табарга мөмкин. 

Китапны йөкләп алыр өчен сылтама: http://darul-kutub.huzur.ru/books/tatarskoe-bogoslovskoe-nasledie/muhtasar-gunjat-al-mutamalli-sarh-munjat-al-musalli-izvestnyj-kak-halabi-sagyjr-108/

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы