25 гыйнварда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре – Казахстанның баш мөфтие киңәшчесе Куәт Раев, гомуми һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Алтынбәк Утысханулы килде. Кунакларны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин каршы алды. Рөстәм хәзрәт Казахстан дин әһелләрен иң әүвәл Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде, мөфтият белән таныштырды, Галиев мәчете тарихы хакында җиткерде.
Рәсми фикер алышуда сүз ике мөфтиятнең дин өлкәсендә алып барган эшчәнлеге турында барды. Үзара хезмәттәшлек итү, тәҗрибә уртаклашу юллары барланды.
Рөстәм хәзрәт татар һәм казахлар төрки халыклар буларак бик якын булуын, рухи -дини мирасыбыз бай булуны билгеләп узды. Кунакларга Татарстан нәзарәте әзерләп бастырган Коръәннең яңа басмасын бүләк итте.
Казахстан мөфтие киңәшчесе исә: “Дин һәм традицияләр һәр милләт өчен зур әһәмияткә ия. Казах халыкларының гореф-гадәтләре, традицияләре мөселманлык белән тыгыз бәйләнгән. Халык хәтерендә сакланган, яртылаш онытылган дини кыйммәтләрне торгызу вакыты җитте. Без югалган сукмакны табарга тырышабыз. Дини рухи мирасыбызны өйрәнәбез, төрле нәзарәтләр белән элемтәләр булдырабыз”, - диде. Аннары Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Ерҗан Малгаҗыулы инициативасы белән дөнья күргән “Дин һәм традицияләр” дип аталган китапны тапшырды.
Очрашуда шулай ук ТР МДНнең уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, халыкара элемтәләр бүлеге баш белгече Фәрхәт Абдуллин “Асыл Арна” ислам-мәгърифәтчел телеканалы журналисты Җантелиев Нурбулат, оператор Манат Ешбай катнашты.