Буа районы Түбән Наратбаш авылында кичке якта вәгазьләр сөйләү башланып китте. Авыл халкы эштән соң мәчеткә килеп, авыл абыстае Сәләхова Гөлгенә тарафыннан бирелә торган дәресләргә йори башлады. Дәрестән тыш кичке вәгазь кичәсенә “Хаҗилар” мәчете икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин килеп, авыл халкына “Ислам дине - җиңел дин” дигән темага үзенең нәсыйхәтен җиткерде. Мөхтәсибәт авыл халкына: “Изге, зур эш башкарасыз,”- дип, рәхмәтен җиткерде.