Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышу ниятеннән Саба районына сәфәр кыла. Мөфти Камил хәзрәтне һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинны имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт Әхмәтшин каршы алды.
Очрашу Сабаның инкыйлабка кадәр 1841 елда төзелгән тарихи җәмигъ мәчетендә булды. Бүгенге көндә Сабада илледән артык мәчет эшләп килә. Дүрт иман йорты төзелеп килә. Шуларның берсе Сабаның үзәгендә салына.
Бүген мөфти Саба имамнары җыелышында катнаша.