Нияз хәзрәт Сабиров яшүсмерләр белән әхлакый әңгәмә корды

01 февраль 2017 ел 13:34
Нияз хәзрәт Сабиров яшүсмерләр белән әхлакый әңгәмә корды

Кичә Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров ябык типтагы 1нче  Раифа махсус һөнәри училищесындагы яшүсмерләр белән очрашты. Мәгълүм булганча, ул җинаять юлына баскан,  тәрбия таләп иткән балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус укыту-тәрбия учреждениесе булып тора. Нияз хәзрәт яшүсмерләр белән әхлакый әңгәмә корды һәм дин, тарих өлкәләренә кагылган сорауларга җавап бирде.

Очрашуда катнашкан Рус география җәмгыятене вәкиле Рөстәм  Гыйлметдинов исә тыңлаучылар хозурына “Вера” документаль фильмын  тәкъдим итте. Әлеге фильм Аллаһка ышануның әһәмияте турында бара. Анда татар халкының төрле өлкәләрдә танылган шәхесләре үзләренең фикерләре белән уртаклаша. Әлеге очрашу азагында җырчы Динар Шәймарданов үзенең мөнәҗәтләрен дә башкарды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы