ТР МДНнең 2017 елда чыккан беренче саны басманың юбилеена багышлап дөнья күрде. 110 ел элек Оренбургта дөнья күргән журналга кагылышлы язмалар, әлеге басмада эшләгән шәхесләр турында күп язмалар урын алган.
Мәгълүм булганча, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан газет эчендә укучыларына бүләк – махсус дивар календаре дә бар.
Газетаның юбилей санында чыккан кайбер язмаларны тәкъдим итәбез.
«Дин вә мәгыйшәт»кә – 110
ХХ йөз башы – милләтебез, өммәтебез, мәгарифебез тарихында бик үзенчәлекле, үзгәрешләргә бай һәм мәшһүр руханиларыбыз, язучыларыбыз, мәгърифәтчеләребез яшәгән чор.
Нәкъ шушы вакытта Россия татарлары үз вакытлы матбугатын булдыруга ирешә. Шактый газета-журналларда дини вәзгыять тә яктыртыла торган була. 110 ел элек, 1906 елның 31 декабрендә Оренбург шәһәрендә «Дөнья вә мәгыйшәт»нең беренче саны дөнья күрә. Киләчәктә «Дин вә мәгыйшәт» дип атала башлаячак әлеге дини журнал чагыштырмача озын гомерле була – ул 12 ел дәвамында чыгып килә. Аның нәшире – билгеле татар хәйриячесе улы, мулла, сәүдәгәр Мөхәммәтвәли Габделгани улы Хөсәенов була. Кадимчеләр тарафыннан чыгарылган бу журнал шактый вакыт бары тискәре генә бәяләнә. Бүгенге көндә исә без аның үз өстенлекләренә, уңай якларына да игътибар бирми калырга тиеш түгел. Ул да бит – вакытлы матбугатыбыз сәхифәләренең берсе. Газетабызның әлеге санында «Дин вә мәгыйшәт» журналының тарихына багышланган, асылын бәяләүне максат итеп куйган мәкаләләр урын алды.
1993 елдан Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселман-нары Диния нәзарәтенең газетасы чыга башлый. Газетабызның максатыннан, эчтәлегеннән, асылыннан чыгып, ул да «Дин вә мәгыйшәт» дип аталды. Ягъни басма һәм дини, һәм дөньяви мәсьәләләрне яктырта. Интернет заманында, күптөрле мәгълүматка юллар ачылган вакытта, ялгыш дини фиркалар таралганда, укучыларга ышанчылы мәгълүмат һәм хәбәрләр тапшыру актуаль булып тора.
«Дин вә мәгыйшәт» беренче чиратта укучыларыбызга Мөхәммәд Пәйгамбәребез сөннәтен аңлатырга, үгет-нәсыйхәт бирергә, кардәшләребезнең рухи байлыгын куәтләргә, дини, тарихи, әдәби мирасыбызга караган мәгълүматларны җиткерергә, Диния нәзарәте эшчәнлеге, Республикабыз һәм мәхәллә яңалыклары белән таныштырып барырга юнәлтелгән.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе,
мөфти, «Дин вә мәгыйшәт» газетасының баш мөхәррире
Заман чаткысы
Егерменче гасыр башы. Татар дөньясының кайнаган, социаль, сәяси һәм милли уяну кичергән, яңарышка, алгарышка томырылган чоры. Табигый, төрле кыйблалы сәяси, милли, дини хәрәкәтләрнең калкып чыгуы, аларның бер-берсе белән көрәше, бәрелеше хас бу чорга. Россиянең татарлар яшәгән күпсанлы төбәкләрендә шушы халәтне чагылдырган дистәләрчә яңа газета-журналлар ачыла, китап-лар басыла, аларны нәшер итүче зур типографияләр барлыкка килә. Бу исә, үз чиратында, туып килүче давыллы-фаҗигале гасырда татар иҗтимагый фикерен хәзерләүдә, аны чарлауда, сафландыруда һәм ныгытуда, татар халкының милли үзаңын формалаштыруда искиткеч зур роль уйнаган.
Ул чор татар мәдәниятенең иң зур үзәкләреннән берсе булган Оренбург та бу хәрәкәттән читтә калмаган. Танылган татар китабы белгече Әбрар Кәримуллин мәгълүмат-ларына караганда, XX гасыр башында биредә 400гә якын татар китабы басылган, аларның гомуми тиражы бер миллион данәгә җиткән. Шушында ук «Вакыт», «Шура», «Кармак», «Мөгаллим», «Чүкеч», «Яз», «Урал» һәм башка шундый газета-журналлар нәшер ителеп килгән.
«Дин вә мәгыйшәт» журналы шушы уяну дулкынында Оренбург-та дөньяга килгән даими басмаларның берсе һәм иң озын гомерлесе. Ул 1906 елның декабреннән 1918 елның язына кадәр айга дүрт мәртәбә 16 биттә чыгып килгән. Нәшире билгеле татар хәйриячесе, иганәчесе Гани Хөсәеновның улы Мөхәммәтвәли Хөсәенов, мөхәррире Заһидулла Хәйруллин, соңрак Фәезхан Даутов булган. Коммунистик идеология хакимлеге дәвамында журнал кадимчелек һәм карагруһлык коралы дип кенә каралып бәяләнде. Мәсәлән, шул ук Ә. Кәримуллин «Китап дөньясына сәяхәт» китабында болай дип яза: «Татар демократик китабына, татарлар арасында барган социаль һәм милли уянуга каршы көрәш йөзеннән 1906 елда Оренбургта карагруһ дин әһелләре «Дин вә мәгыйшәт» дигән журнал чыгара башлыйлар, шуны бастыру өчен типография оештырып, анда китаплар да чыгару эшенә керешәләр» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979). Атаклы әдәбият һәм матбугат белгече, язучы Исмәгыйль Рәмиев «Татар вакытлы матбугаты (1905–1925)» китабында «Дин вә мәгыйшәт»кә тагын да карарак бәяләмә бирә: «Бу журнал – карагруһлык, искелек, кадимлек, һәр яңага каршы килүчәнлек, иң әшәке клерикаль. Үзенең мәсләге, бөтене белән, ул мөселман погром-щикларының нәшере булып барды» (Казан, Гяжур басмасы, 1926).
Әмма журналның шушы катлаулы һәм буталчык, төрле идеяләр һәм фикерләр көрәше чорында барлыкка килүе бик тә табигый һәм аның халкыбызның иҗтимагый фикерен чарлаудагы роле бәхәссез. Октябрь инкыйлабына кадәр нәшер ителгән басмалар арасында иң озын гомерле булуы да, киң таралуы да нәкъ менә шул хакта сөйли.
Журнал 14 нче санга кадәр (бер елдан артык чорда) «Дөнья вә мәгыйшәт» исеме белән чыга. 1906 елның 31 декабрендә чыккан беренче санында ук журналның эчтәлеге, асылы, максатлары билгеләнә һәм 17 пункттан торган киң программасы тәкъдим ителә. Программа дини һәм дөньяви хәят мәсьәләләрен дә, ислам милләтләренә кагылышлы мәгълүматларны да, сәяси, сәүдә, милли, рухи мәсьәләләрне дә, авыллар һәм шәһәрләр тормышын да, хөкүмәт, Дума эшчәнлеген дә, бәйге, җыен, бәйрәм хәлләрен дә киң яктыртып барачагын, әдәби әсәрләр бастырачагын вәгъдә итә, сорауларга җавап бирәчәген белдерә, һәр санның соңгы битләрендә күпкырлы һәм кызыклы «Оренбург хәбәрләре»н биреп бара. Күренә ки, журнал тормыш-яшәешнең бик күп өлкәләрен үз эченә алган һәм алардан шактый бай мәгълүмат биреп баручы матбугат чарасы булып торган. Ә иң мөһиме, басманың шушы күпкырлы программасы, шуңа нигезләнгән бай эчтәлеге аның үзенең беренчел һәм төп максатына ирешүдә – җәмгыятьтә диннең һәм яшәешнең «алтын урталыкта» булып яшәүләрен югалтмас өчен хезмәт итүдә гаять зур әһәмияткә ия булган. Димәк, журналны берьяк-лап кына каралап тамгалау, һичшиксез, хакыйкатькә хилафлык кылу булыр иде.
Әмма үзенең асыл максатларыннан берсе итеп Ислам динен пропагандалауны, аның сафлыгын саклау-ны билгеләгән «Дин вә мәгыйшәт» яңарыш чорына хас булган диннән бизү, аннан читләшү, Ислам динен кимсетү һәм мәсхәрәләү күре-нешләренә битараф кала алмаган. Шушы нигездә ул җәдитчеләр белән кискен бәхәскә керә. «Мәхәллә имамнарын сүгә-сүгә мәхәллә халкы белән алар арасына дошманлык салып, галимнәр белән халык арасына суыклык төшереп, халыкка әйткән нәсыйхәт вә вәгазьләрнең тәэсирен бетереп, дин турында сөйләгән вакытта гавамны ишетмәслек һәм ишетсә дә голәмә сүзен тотмаслык дәрәҗәгә китерделәр», дип гаепли журнал җәдитчеләрне («Дөнья вә мәгыйшәт», 1907, № 9). Һәм халыкны дингә, ислам юлына чакыра: «Әй мөселман җәмәгате! Сезгә вә безгә иң әүвәл дин кирәк. Дин безне бетмәс-төкәнмәс, очы-кырые юк бер сәгадәткә, изгелеккә, рәхәткә ирештерә торган нәрсәдер, динсезлек исә бетмәс-төкәнмәс, очы-кырые юк җәһәннәм газабына алып барадыр» («Дин вә мәгыйшәт», 1907, № 14).
Журнал битләрендә җәдитче-ләрнең әрсезлеге һәм кайбер бозык-лыклары фаш ителеп язылган мәкаләләрне күпләп укырга мөмкин. Билгеле, алар һич тә урынсыз булмаган, чөнки яңарыш-алгарыш чоры халыкның аңын уяту, аның җәмәгать активлыгын үстерү белән беррәттән, аның тормышына төрле бозыклыклар, әхлаксызлык чалымнары үтеп керүенә дә китергән. Мондый хәл татар дөньясын да читләтеп узмый. Бер мәкаләдә Эстәрлетамак шәһәрен-нән 55 хатын-кыз имзалаган һәм Дума депутаты Шәрәфетдин Мәх-мүдовка юлланган үтенеч-зар хаты ките-релә. Монда алар үз ирләрен һәм улларын эчкечелектә гаепли-ләр, үзләренә һәм балаларына игътибар калмавына зар елыйлар, ахыр чиктә, депутаттан шушы ямьсез гадәтләрне киметүдә, бетерүдә ярдәм сорыйлар («Дин вә мәгыйшәт», 1908, № 11).
Шушы борчулы сорауларга чаң сугып, бу әхлаксызлыкларны бете-рүнең төп юлы итеп динне атап, журнал үз язмаларында ислам тәрбиясен ныгытуга өнди. Дөрес, бу инде «Дин вә мәгыйшәт»нең мәсьәләне берьяклы, тар күзаллавын да дәлилли. Асылда, мондый халәтнең нигезендә ул чорда хәерчелектә, изелүдә яшәгән татар халкының тормышы авырлыгы, киләчәккә ышанычы сүнүе, өметсезлеккә бирелүе яткан. Кадимчеләрнең идеологик дошманнары булган җәдитчеләрнең үзләренең дә теләге халыкны нәкъ менә шул халәттән чыгу юлларын эзләүгә, яктылыкка омтылуга өндәү булган бит. Шушы максаттан, җәдитчеләр игътибарларын яшь-ләргә, мәдрәсә, уку йортлары шәкертләренә юнәлткәннәр, чөнки алар халкыбызны мәгърифәт юлына чыгаруда нәкъ менә яшьләрнең төп роль уйнаячагын яхшы аңлаганнар. Шул ук максатка омтылган, әмма җәмгыять әхлагын сафландыру чарасын бары тик динне ныгытуда күргән «Дин вә мәгыйшәт»нең җәдитчеләр белән төп бәрелешләре дә шушы юнәлештә аеруча кискен чагыла.
Чор рухына бәйле рәвештә бу елларда мәдрәсә һәм мәктәпләрнең уку-укыту программаларын яңарту, ислах итү, аларга дөньяви фәннәрне киңрәк кертү мәсьәләсе киң бәхәс нигезе булып әверелә. «Дин вә мәгыйшәт» тә беренче саныннан бу мәсьәләне үзенең игътибар даирәсенә ала. Бу җәһәттән беренче санда басылган «Ислах мәкатиб вә мәдарис» («Уку йортларын һәм мәктәпләрне үзгәртү» – Р.М.) мәкаләсе гыйбрәтле: «...дини гыйлем өйрәнелә торган мәдрәсәләргә яңа фәннәр вә дөньяви мәгарифне кертү дини гыйлемне мөмкин кадәр киметү вә аны киметү хисабына фәннәрне вә мәгарифне арттыру тиешле булачагы ачыктыр. Бу юл белән барганда, дини гыйлемнең әһәмияте төшеп калып барылыр, һәркем фәннәр вә дөньяви мәга-рифне өйрәнүгә әһәмият биреп, ахырда диннең әһәмияте бетүе бик мөмкин» («Дөнья вә мәгыйшәт», 1906, № 1). Күргәне-безчә, монда дөньяви мәгърифәтнең кирәклеген, аның котылгысызлыгын аңлау да, ахыргы тискәре нәтиҗәләре өчен борчылу да ярылып ята.
«Дин вә мәгыйшәт» татар теле язмышына янаган фаҗигане дә иң алдан күргән, аның алдагы язмышы өчен борчылып-ачынып язган. Бу җәһәттән ул кайбер җәдитчеләрнең ана теленә булган салкын мөнәсәбәтен гаепли: «... Алар аз гына укый-яза белсәләр, татар безграмотный диюдән чирканмыйлар. Икесе-өчесе бер җиргә туплансалар, татарча сөйләшергә гарьләнеп, русча сөйләшәләр. Аларга ана телен саклау шулай имеш» («Дин вә мәгыйшәт», 1908, № 6).
«Дин вә мәгыйшәт» журналында «театр» рубрикасы белән бирелгән мәкаләләр әһәмияте ягыннан дин, уку-укыту, хатын-кыз һәм башка мәсьәләләрне яктыртканнарыннан һич кенә дә калышмаган. Аларда кадимчеләрнең бу мәсьәләгә карашы, тәкъдимнәре ачык чагыла. XX гасыр башы – татар театрының туу, беренче адымнарын ясау чоры һәм җәмгыять тормышындагы бер генә күренешкә дә игътибарсыз, битараф булып калмаган басма монда да үз позициясен ачык һәм аңлаешлы итеп әйткән, театрның үсүе, көннән-көн киңрәк таралуы турында ачынып язган. Җыеп әйткәндә, төрле саннарда басылган бу мәкаләләрнең асылы, аларның авторларының фикере бер – театр динсезлеккә, әхлаксызлыкка алып бару коралы. Иң әһәмиятлесе шунда: кадимчеләр театр тамашасының үзенә асылда каршы килмичә, аларны анда кылына торган бозыклык мисаллары (эчү, тәмәке, әфьюн тарту, хатын-кызларның әдәпсезлеге, дингә карата тупаслык, дин әһелләренең образларын бозып күрсәтү) һәм башка шундый күренешләр борчый һәм ачындыра («Дин вә мәгыйшәт», 1907, № 33; 1911, № 4; 1911, № 12).
Журналның беренче саннарыннан башлап, хатын-кызның тормыштагы, җәмгыятьтәге урыны аның игътибары үзәгендә булган. Бу мәсьәләдә аның фикере ике төрле, хәтта капма-каршы дияргә дә була. Бер яктан, басмадагы мәкаләләрдә татар хатын-кызларының авыр тормышы өчен ачыну чагыла, аның сәбәпләре күрсәтелә. Ә икенче яктан, хатын-кызлар, бигрәк тә яшьләр арасында бозыклык, әхлаксызлык, җенси тотнаксызлык күренешләренең ешаюы, хатын-кыз иреге, аның хокуклары өчен көрәшнең активлашуы мәкаләләр авторларын борчылырга мәҗбүр итә. «Мусавәт хокук вә хөррият ниса» («Хокуклар тигезлеге һәм хатын-кыз иреге» – Р.М.) мәкаләсендә шундый юллар бар: «Хәзерге заманда үзләренә тәрәкъкый пәрвәр дип исем биргән образованныйлар хокуклар тигезлеге һәм хатын-кыз иреге мәсьәләсен уртага куйдылар. Хокук-лар тигезлеге, димәк ир белән хатын арасында аерма булмыйча, иргә никадәр хокуклар бирелсә, хатын-кызга да бәрабәр хокуклар бирелсен... Болай булганда хатыннарыбыз француз хатыннары кебек үзләре ирләрен әсир итәрләр» («Дин вә мәгыйшәт», 1907, № 15).
Шунысы кызык, хатын-кызның җәмгыятьтә тотарга тиешле урыны хакындагы бәхәсләрнең әле бүген дә тынганы юк. Һәм еш кына ул бәхәсләр гасыр башында кадимчеләр һәм җәдитчеләр арасындагы фикер көрәшенә аваздаш.
«Дин вә мәгыйшәт» үзендә чагыл-ган һәм күтәрелгән мәсьәләләрне шул чорның башка агымдагы басмаларындагыча кистереп, раслап, «бердәнбер хакыйкать» итеп түгел, ә фикерләү, уйлану, киңәшү өчен нигез буларак тәкъдим иткән һәм бу аның зур бер отышы булып тора. Ул заман өчен бигрәк тә. Шушы алымы белән ул шул чор укымышлы кешеләрен, зыялыларын татар тормышының төрле яклары турында уйланырга, эзләнергә, бәхәсләшергә этәргән, димәк, татар мохитен хәрәкәтләндерүче бер чара булган. Аның тарихи кыйммәте дә кадимчелек яисә җәдитчелек таянычы булуда түгел, әнә шул үз кыйбласын, үз фикерен, үз алымын тапкан басма булуында.
Мөхәммәтшин Рөстәм Гарифҗан улы,
тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Дәүләт Советы Аппаратының
ТР законнары һәм Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлегенең баш киңәшчесе
Халык хезмәтчесе Галимҗан хәзрәт Баруди (1857–1921)
Мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, күренекле педагог, Үзәк Диния нәзарәтенең мөфтие Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның февраль башында Казан өязенең Кече Кавал авылында (хәзерге Татарс-танның Биектау районында) сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1860 елда гаилә Казанга күчеп килә. Мөхәм-мәтҗан Галиев ихласлы һәм укымышлы кеше буларак, үз балаларына тиешле белемнәрне бирер өчен малын һәм көчен кызганмый. 1862 елда Галимҗанны Апанай мәдрәсәсенә укырга барәләр. Бу мәдрәсә XVIII гасырның 70 нче елларында барлыкка килә һәм Апанай мәчете белән берлектә эшли. Үз чорында бик көчле мәдрәсәләрдән санала. Биредә ул Саләхетдин хәзрәт Исхаковта белем ала, мөстәкыйль рәвештә күп китаплар укый. Тырышлыгы, сәләте зур булу сәбәпле, 1871 елда башлангыч сыйныфларда дәресләр бирә башлый. 1875 елда белемен күтәрү өчен 18 яшьлек Галимҗан Урта Азиягә юл тота. Анда җиде ел укып, дини һәм дөньяви фәннәрне үзләштерә.
1882 елның 15 июнь көнендә яшь галим Казанга күп китаплар һәм кулъязмалар белән кайта. Бу багажның авырлыгы якынча 650 кг, бәясе 5-6 мең була. Галимҗан Баруди гомер буе китап җыю белән шөгыльләнә. 1920 елда Галимҗан Баруди үзенең уникаль китап-ханәсен дәүләткә тапшыра. Бу байлык хәзерге көндә Казан (Идел буе) федераль университе-тының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана.
1882 елның 28 октябрендә Галимҗан хәзрәт Иске татар бистә-сенең бишенче җәмигъ мәчетенең (хәзерге Тукай урамындагы Галиев мәчете) имамы итеп билгеләнә. Мәчет каршында дәресләр бирә. Тиздән Галимҗан хәзрәтнең үз мәдрәсәсендә белем бирү мөмкинлеге барлыкка килә. 1882 елда әтисе тарафыннан мәдрәсәнең бер катлы бинасы төзелә. Әлеге мәдрәсәдә Галимҗан Баруди 1883 елда беренче дәресләр бирә башлый. Бу мәдрәсә аңа нигез салган Мөхәммәтҗан исе-менә нисбәт ителеп «Мөхәм-мәдия» исемен ала. Шәкертләрнең саны елдан ел арта бара. Шуңа күрә Мөхәммәтҗан Галиев танылган татар сәүдәгәрләре Әхмәтҗан Сәйдәшев һәм Габдулла Үтәмишев белән мәдрәсәне зурайталар. 1886 елда мәдрәсә бинасының өченче каты салына. Мәдрә-сәнең даны киң тарала.
1886 елдда Галимҗан Баруди изге Мәккә шәһәренә хаҗ кылырга бара. Бу сәфәрдә ул Истанбулны, Мисырны зиярәт итә, галимнәр белән очраша, белемнәрен арттыра.
Казанга кайткач, Галим-җан хәзрәт иске иҗек ысулын аваз ысулына алыштыра, уку-укыту программасын камилләштерә, яңа дәреслекләр, китаплар яза. Галимҗан Барудиның беренче китабы «Гильм әт-тәүхид» («Аллаһның берлеге турында гыйлем») 1890 елда басыла. 1891 елда яңа ысул белән укыту өчен «Сәвадхан» («Гыйлем иясе») исемле әлифба төзи. Бу китап яңа ысул белән төркичә язылган беренче әлифба булып санала һәм 1891–1915 елларда унике тапкыр басыла. Шул ук елда аның арифметика буенча «Нәмунәи хисаб», ислам нигезләре буенча «Китаб әс-салават» («Догалар китабы»), «Бәдә әл-мәгариф» («Белемнәрнең нигезе») «Сад пәнд» («Йөз нәсый-хәт») дигән хезмәтләре дөнья күрә.
1901 елда Галимҗан Барудиның зур абруен искә алып, Габдулла Үтәмишев, Әхмәд Хөсәинов һәм башка татар байларының ярдәме белән мәдрсәснең өч катлы таш бинасы салына (хәзерге Тукай урамы, 34а). Мәдрәсә заманча җиһазландырыла, шәкертләр өчен барлык шартлар тудырыла. Мәдрә-сәснең ишегалдында ашханә, авырулар өчен хастаханә, итек-читек, кәвеш төзәтү, агач эше, китап төпләү остаханәләре булдырыла.
1906–1908, 1913–1917 ел-ларда Галимҗан Баруди татар телендә «Әд-дин вәл-әдәп» исемле фәнни һәм дини журнал чыгара.
1908 елда Галимҗан хәзрәтне панисламизмда гаепләп, ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибә-рәләр. Анда 4 ай яшәп, Эчке эшләр министрлыгыннан чыгу өчен рөхсәт ала. Чит илләргә сәяхәт кылып, Ве-на, Будапешт, Истанбул, Димәшкъ, Бәйрут кебек шәһәрләрдә булып кайта.
Галимҗан Баруди сөр-гендә булган вакытта, энесе Габдрахман хәзрәтнең ярдәме белән «Мөхәм-мәдия» мәдрәсәсе эшен дәвам итә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең даны бөтен Россия мөселманнары арасында тарала. Биредә татар яшьләре генә түгел, башкорт, казакъ, кыргыз, кумык һ. б. төрки халык вәкилләре дә гыйлем алырга омтыла. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1918 елга кадәр эшләгән.
Галимҗан хәзрәт Баруди Русия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул 1906 елның гыйнвар һәм август айларында узган Русия мөселман-нарының 2 нче һәм 3 нче корылтайлары эшендә катнаша. «Иттифак әл-мөсли-мин» мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.
1917 елның май аенда Мәскәүдә I Бөтенрусия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана. Әмма Галимҗан хәзрәт үзе бу турыда Чимкент шәһә-рендә булганда белә.
Казанга кайткач, Галим-җан Баруди мөфти вазыйфасы турында туганнары һәм якын кардәшләре белән киңәшә, аларның фикер-ләрен тыңлап, бу җаваплы вазыйфаны алырга риза була.
Галимҗан хәзрәт мөфти буларак күп хезмәтләр башкара, халыкка армый-талмый хезмәт итә, үлеме дә изге юлда йөргәндә була. Мөфти хәзрәтләре 1921 елның 6 декабрендә Мәскәү каласында ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган чакта вафат була. Аны Казанга кайтаралар һәм Яңа татар бистәсе зиратында дәфен кылалар.
Нияз хәзрәт Сабиров,
ТҖ МДН дәгъвәт бүлеге җитәкчесе,
Апанай мәчете имам-хатыйбы,
тарих фәннәре кандидаты