Февраль аеның беренче яртысы Менделеевск мөхтәсибәтендә авыл мәчетләрендәге уку-укыту эшчәнлеген тикшерү вакыты итеп билгеләнде. Тикшерү комиссиясе составына имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев һәм мөхтәсибнең уку-укыту эшчәнлеге буенча урынбасары Вәгыйзь Касыйм улы Шакиров керде.
1 нче февраль көнне комиссия эшчәнлеген Бәзәкә авылы мәчетендә башлап җибәрде. Биредә укыту ике көн алып барыла: сишәмбе көн төркемен – Вәгыйзь Касыйм улы, чәршәмбе көн төркемен Гамилә ханым Галимова укыта. Һәр төркемгә унга якын кеше белем алырга йөри. Вәгыйзь Касыйм улы Коръән уку нигезләре, тәҗвид фәне беррәттән гакыйдә, фикһ һәм әхлак мәсьәләләренә дә туктала, Гамилә ханым исә төп басымны Коръән укуга, ятлауга юнәлтә. Нәтиҗәдә комиссия әгъзалары тагын бер кат укытуны ТР Диния нәзарате куйган таләпләргә туры китерү, аттестация узу хакында сүз алып барды.
2 нче февраль көнне Ирек хәзрәт һәм Вәгыйзь Касыйм улы Абалач авылына юл тоттылар. Биредә атнасына бер көн дини дәресләрне авыл имамының уң кулы, Яр Чаллыдагы Ак мәчет мәдрәсәсе шәкерте, Абалач авылы мәктәбенең директоры Илдар әфәнде Шәехов алып бара. Укырга унга якын шәкерт йөри, алар арасында балаларның булуы да шатландыра.
Чираттагы тикшерү сәфәре Ижевка авылына ниятләштерелә.
Шунысын искәртеп үтәргә кирәк: Турай һәм Камай авылларында – Ирек хәзрәт Нуриев, Песәй һәм Тойма авылларында Вәгыйзь Касыйм улы атнага бер көн сабак укытырга йөриләр.
Үзәк мәчеттә исә хатын-кызларны укыту буенча дүрт төркем, балаларны укыту буенча ике – мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар төркеме атна саен белем ала. Моның белән беррәттән сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән уку һәм ятлау, гарәп теле нигезләре буенча Коръән хафиз Илгизәр хәзрәт Талипов сабак бирә.