Мәдрәсәбезгә Яңа татар бистәсе аксакаллары чакырылды

09 февраль 2017 ел 13:09
Мәдрәсәбезгә Яңа татар бистәсе аксакаллары чакырылды

Әлеге очрашуның төп максаты - Яңа татар бистәсендәге җирле оешма вәкилләрен, бистәнең аксакалларын бер-берсе белән таныштырудан гыйбарәт булды. Бистәнең үсеше буенча киңәш-тәкъдимнәр тыңланды.

Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин Казанның Яңа татар бистәсенә 1997 нче елда килеп урнашкан мәдрәсәнең эшчәнлеге белән таныштырды, уку бүлмәләрен, компьютер классын, умартачылык һөнәре үзәген, мәдрәсәнең музеен, фарыз залын күрсәтте, бистәгә килеп урнашкач егерме ел дәвамында эшләнгән эшләр турында сөйләде.
Мәдрәсәбезгә һәрдаим ярдәм күрсәтүче, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов "Казан" милли мәдәният үзәгендә Яңа бистәне үстерү буенча узган очрашу турында алган тәэсирләре белән уртаклашты.
"Мехфабрика" музее директоры Нәүфәл Рәхимов төрле елларда бистә күренешләре сурәтләнгән фотолар саклануы, җирле тарих белән бәйле экспонатларның күп булуын җиткерде. Шулай ук төбәк өйрәнүче Равил Ибраһимов та 1918 нче елларда Казанның талануы буенча кайбер мәгълүматлар әйтте. Иске татар бистәсеннән килгән Нурания Биктимерова үзләренең бистәсе ни рәвешле төзекләндерелүе турындагы хатирәләре белән бүлеште. 
Очрашуда төп спикер яшь тарихчы Айрат Фәйзрахманов булды, Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Тәбрис Яруллин чыгыш ясады. Мәдрәсәбез мөгаллиме, тарих фәннәре докторы Наил Таиров бистәне үстерү буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Очрашу чәй өстәлендә дәвам итте.

medrese1000-letie.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы