Кичә Әлмәтнең үзәк мәчтенедә мөхтәсибәт имамнарының чираттагы җыелышы булды. Аны шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәгыйм хәзрәт Әхмәтҗанов алып барды. Дин әһелләре якын арада башкарылырга тиешле эшләрен барлады. Очрашу барышында һәр имамга һәм Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре Диния нәзарәте әзерләп бастырган яңа Коръән нөсхәләре тараттылар.
Шул үк көнне үзәк мәчеттә иске батареялар җыю буенча акция старт алды. Хәзер яраксызга чыккан батареяларны мәчет бинасында урнаштырылган махсус контейнерда калдырырга булы.