Рөстәм хәзрәт Батыр милли сәясәт өлкәсендә дәүләт программаларын тормышка ашыру хакында сөйләште

10 февраль 2017 ел 13:34
Рөстәм хәзрәт Батыр милли сәясәт өлкәсендә дәүләт программаларын тормышка ашыру хакында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча иҗтимагый советның «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» һәм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклап калу (2014 - 2016 еллар) программалары» темасына киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, министрлыклар вәкилләре һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр Министрлыкның Иҗтимагый совет әгъзасы буларак, республикада милләтара мөнәсәбтләрне җайга салу һәм дәүләт программаларының перспективаларына багышланган сөйләшүдә катнашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы