Татарстан мөфтие  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Наил Таировны медаль белән бүләкләде

10 февраль 2017 ел 15:01
Татарстан мөфтие  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Наил Таировны медаль белән бүләкләде

Бүген Диния нәзарәтендә тарих фәннәре докторы, доцент, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре,  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Наил Измаил улы Таировка  махсус медаль тапшырылды. Мөгаллимне  “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе бүләкләде һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде. "Аллаһ Тәгалә һәр эшегездә сезгә Үзенең бәрәкәтен һәм өммәтебезне рухи яктан ныгытуга, аны гыйлемле итүгә керткән эшчәнлелегез өчен әҗер-савапларын бирсен", - дип  теләде Камил хәзрәт.

Наил Исмәгыйль улы Таиров –  профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул заманында Ульяновск дәүләт педагогия институтын бетергән. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә 1998 нче елдан бирле «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» буенча  чыгышлар ясый . 

Бүгенге тантаналы чарада мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы