Мөфти Арчада өч район имамнары белән очраша

13 февраль 2017 ел 09:20
Мөфти Арчада өч район имамнары белән очраша

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Арча районы мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла.

Арчаның яңа мәчетендә Арча, Теләче, Әтнә районнары имамнары җыелышы уздырыла.  Мөфти әлеге чарада катнаша, мөхтәсибәт эшчәнлеге белән таныша, җирлектә яшәүче мөселманнар белән очраша.

Сөйләшүдә, шулай ук, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төньяк-көнбатыш төбәге казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район имам-мөхтәсибләре: Раил хәзрәт Гыйләҗев (Арча), Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев (Теләче), Наил хәшзрәт Сәгъдиев (Әтнә) һәм башкалар җыелды.

Мәгълүм булганча, бүгенге көндә Арча районы республикада иң күп мәхәлләле җирлек булып тора, бу районда барлыгы 82 мәчет эшләп килә.

Бүгенге җыелыш уздырыла торган “Шәрык” мәчете 2015 елның 17 июньдә ачылган иде. Имамы – Ильяс хәзрәт Дөркәрнәев.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100