12 февральдә Кайбыч районы “Салават күпере” спорт комплексында Кайбыч районы мөхтәсибәтенең Борындык, Кошман, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб авылы мәхәлләләре яшьләреннән торган төркемнәр мини футбол уены уйнады.
Уен бик җитди рәвештә барды һәм беренче урынны Борындык егетләре, икенче урынны Кошман егетләре, өченче урынны Иске Чәчкабы егетләре, дүртенче урынны Олы Кайбыч егетләре яулады.
Соңыннан уенчы егетләр Олы Кайбыч үзәк мәчетенә барып пылаулар белән сыйланып Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңладылар. Яшләр киләчәктә дә төрле чараларда очрашып, аралашып, торырга теләкләрен белдерделәр.
Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараларны үткәрергә ярдәм итүче “Салават күпере” спорт комплеск директоры Сагиева Җәмилә Гарәфетдин кызына һәм "Райхан" кафесы директоы Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улына олы рәхмәтләрен белдерә.