Әлмәт мөхтәсибәте айлык хәйрия акциясе уздыра. Акция күпбалалы һәм азкеремле гаиләләргә ярдәм итү максатыннан оештырыла.
Киемнәр (яңа һәм яхшы сакланган), азык-төлек, канцтоварлар, уенчыклар һәм башкаларны җыялар. Әйберләрне Мәрҗани урамында урнашкан үзәк мәчеткә теләгән вакытта китерергә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: +7(937) 000-33-13 (Руслан Бажутов).