Лаеш районының Державин авылы мәчетендә танылган дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудиның тормыш юлына, рухи мирасына багышланган ачык дәрес үткәрелде. Мәчеткә җыелган балалар хәзрәткә кагылышлы бик күп мәгълүматлар белән таныштылар.
Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Ел кысаларында төрле мәчетләрдә танылган дин галименә багышланган чаралар уздырыла.