Арча, Әтнә, Теләче хәзрәтләре мөфти һәм баш казый өчен тавыш бирделәр

13 февраль 2017 ел 11:52

Бүген Арча мөхтәсибәтендә өч район имамнары катнашында үткәрелгән җыелышта Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев кандидатуралары мөфти һәм баш казый вазыйфаларына  тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдимне Арча, Әтнә, Теләче хәзрәтләре хуплап чыкты.

Мәгълүм булганча, Камил хәзрәт Сәмигуллинны мөфтилеккә бүгенгә көнгә кадәр Казанның Совет районы мөхтәсибәте, шулай ук Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Кукмара һәм Саба, Балтач имамнары мөхтәсибәтләре тәкъдим иткән иде. Әлеге мөхтәсибәтләрдә уздырылган җыелышларда кандидатларга каршы чыгучылар булмады.

Хәзерге вакытта Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итү бара. 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр алардан гаризалар кабул ителә. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда карала. 

МӨФТИ АРЧАДА ӨЧ РАЙОН ИМАМНАРЫ БЕЛӘН ОЧРАША

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана