Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Арча районы башлыгы белән очрашты

13 февраль 2017 ел 14:38

Бүген Арча районына эшлекле сәфәре кысаларында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Әлеге очрашуда  мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашты.

Сөйләшү барышында хәзрәтләр район башлыгы белән  Арчадагы дини вәзгыять, җирле мөхтәсибәтнең эшчәнлеге һәм агымдагы елда район күләмендә оештырылачак чаралар хакында сөйләште.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана