РИИ татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан конкурс игълан итә. Бәйгедә Татарстан дини уку йортлары шәкертләре катнаша ала.
Конкурска эшләр 13 февральдән алып 15 апрельгә кадәр кабул ителә.
Г. Тукай туган көненә багышланган конкурсның нигезләмәсе
I. Конкурсның гомуми нигезләмәләре
1.1. Конкурс Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында яшь талантларны барлау һәм аларның иҗади эшчэнлеклэрен үстерү максатында уздырыла.
Конкурсның бурычлары:
— сәләтле яшьләргә иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
— татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм ислам динен пропагандалау.
Оештыручы:
Россия ислам институты.
1.2. Вакыты һәм үткәрү тәртибе Конкурс ике этапта үтә:
1 этап
• Каллиграфия һәм тәрҗемәләр конкурсына материаллар җыю, аларны анализлау, конкурста катнашырга теләүчеләрне теркәү (13 февраль 2017 ел - 15 апрель 2017 ел).
• Татарча вәгазь һәм шигырь укучылар бәйгесендә катнашучыларны теркәү (13 февраль 2017 ел - 15 апрель 2017 ел)
2 этап - татарча вәгазь һәм шигырь укучылар конкурсын уздыру. Барлык номинацияләр буенча да җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү.
II. Конкурста катнашу шартлары
2.1. Конкурста Татарстан республикасының дини уку йортларында белем алучы һәрбер теләгән кеше катнаша ала.
2.2. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтә:
1. Татарча иң оста вәгазь укучы. Катнашучы (конкурсант) татар телендә оста итеп вәгазь укырга, вәгазь темасы буенча сорауларга җавап бирергә тиеш. Вәгазь сөйләү өчен 7-8 минут вакыт бирелә. Вәгазь күчерелгән яисә әзер җыентыклардан алынырга тиеш түгел. Конкурстан соң вәгазьләр РИИ сайтына эленәчәк.
2. Татарча яттан сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр. Әлеге конкурс берничә номинациядә үтә:
1. “Каурый каләм алдым кулыма” номинациясе. Бу юнәлештә үзләре иҗат иткән шигырьне сөйләүчеләр көч сынаша.
2. “Татар телендә сөйлим мин” номинациясе. Әлеге номинациядә татар телен чит тел буларак өйрәнүче студентларның чыгышлары бәяләнә.
3. “Татар теле - туган телем” номинациясендә сәнгатьле итеп яттан шигырь укучы татар студентлары ярыша.
Икенче һәм өченче номинация буенча чыгыш ясаучы студентлар ятган сөйләү өчен үзләре теләгән татар шагыйренең берәр әсәрен сайлап алалар. Шигырьнең күләме ун ике строфадан да ким булырга тиеш түгел.
3. Г.Тукай шигырьләрен яисә алардан өзекләрне каллиграфик гарәп хәрефләре белән язу.
4. Г.Тукай шигырьләрен гарәп, фарсы, төрек, инглиз телләренә тәрҗемә итү. Тәрҗемә өчен шагыйрьнең кимендә ике-өч строфалы ике яки берничә шигыре алына. Шигырьнең тәрҗемәсе ак шигырь формасында да булырга мөмкин. Күрсәтелгән телләрдә профессиональ белгечләр тарафыннан тәрҗемә ителгән әсәрләр бәйгегә кабул ителми. Тәрҗемәләр махсус программа ярдәмендә плагиатлыкка тикшереләчәк.
2.3. Конкурста катнашучылар үзләре хакында мәгълүматны, электрон адресын, телефон номерын һәм сайланган шигырьнең исемен, вәгазь темасын күрсәтелгән электрон адреска алдан ук юлларга тиеш. Тәрҗемә конкурсына тәкъдим ителгән язмалар шул ук электрон адрес буенча кабул ителә.
2.4. Бәйгегә каллиграфик материалларның төп нөсхәсен яисә фотокүчермәсен җибәрергә мөмкин. Төп нөсхәне күрсәтелгән адрес буенча татар теле һәм милли мәдәният кафедрасына китерү сорала. Шулай ук конкурс эшләрен почта аша җибәрү мөмкинлеге дә бар. Бу очракта конкурска материалларны юл вакытын исәпкә алып, алдан ук җибәрергә кирәк. Боларны истә тотмаганда, бәйгегә юлланган эшләр вакытында килеп җитмәскә мөмкин. Конкурска каллиграфик эшнең фото күчермәсе тәкъдим ителгән очракта, ул tatarkonkurs@mail.ru адресына юллана.
2.5. Конкурска кагылышлы барлык мәгълүмат та http://www.kazanriu.ru сайтының яңалыклар бүлегендә урнаштырылачак.
III. Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү
3.1. Бәйгедә катнашучыларның татарча шигырь һәм вәгазь сөйләү осталыкларын, каллиграфик материалларны, тәрҗемәләрне бәяләү өчен оештыру комитеты тарафыннан махсус комиссия (жюри) билгеләнә.
3.2. Комиссия һәр номинациядә беренче, икенче, өченче урыннарны билгели. Моннан тыш, махсус бүләкләр булуы да мөмкин.
3.3. Икенче этап (татарча вәгазь һәм шигырь укучылар конкурсын уздыру, барлык номинацияләр буенча да җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү) апрель аенда уздырылачак. Үткәрелү көненең төгәл вакыты http://www.kazanriu.ru сайтында хәбәр ителәчәк.
3.4. Бәйгедә катнашу өчен киткән барлык чыгымнар да (юл хакы, почта хезмәтеннән файдалану, яшәү һ.б.) катнашучы тарафыннан түләнә.
Оештыру комитеты адресы: Казан ш., Газовая урамы, 19 нчы йорт. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы. Тел.: 8(843)277-68-26.
E-mail: tatarkonkurs@mail.ru