Бөгелмә мөхтәсибәте “Исламда әхлак” темасына вәгазьләр сөйләүне оештырды. Чираттагы нәсихәт ятимнәрне карау-кайгыртуга багышланды.
Вәгазьне “Ирхам” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Йосыпов сөйләде.
Имам Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең сүзләрен искә төшерде: “Ятимнәрнең малы һәм тәрбиясе өчен җаваплылыкны үз өстенә алучылар җәннәттә миңа, баш бармак белән урта бармак кебек, якын булырлар”.