Мөфти Чаллыда 12 район имамнары белән очраша

14 февраль 2017 ел 13:49
Мөфти Чаллыда 12 район имамнары белән очраша

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Кама аръягы төбәге имамнары белән очрашу ниятеннән Чаллы  мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла.

Мөфти белән очрашу Чаллының “Ак мәчет”ендә уздырыла. Чарада барлыгы 12 мөхтәсибәт – Чаллы, Түбән Кама, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Мендеелевск, Минзәлә, Зәй, Мөслим, Сарман районнары имамнары җыелды.

Сөйләшүдә, шулай ук, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төньяк-көнбатыш төбәге казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм район имам-мөхтәсибләре катнаша.

Мөфтинең мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышуы, имамнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирүе, җирлектә яшәүче мөселманнар белән очрашуы көтелә.

Шулай ук очрашу кысаларында "Зәкят" хәйрия фонды, "ТР МДН Хаҗ" рәсми операторы эшчәнлеген тәкъдим итү була.

“Ак мәчет”кә килгәч тә хәзрәтләр узган елның 17 нче декабрендә ачылган  “Татар ислам  мәгарифе тарихы” музеенда булдылар, биредәге мәгълүматлар белән таныштылар. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы