Мөфти “Татар ислам  мәгарифе тарихы” музеенда булды

14 февраль 2017 ел 17:36
Мөфти “Татар ислам  мәгарифе тарихы” музеенда булды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллы мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәре кысаларында “Ак мәчет”тә “Татар ислам  мәгарифе тарихы” музеенда булды. Бирегә куелган татар дин әһелләренә кагылышлы экспонатларны карады.

Мәгълүм булганча, рухи мирасыбыз белән таныштыручы үзенчәлекле музей “Ак мәчет” мәдрәсәсендә үткән елның 17 нче декабрендә күп сандагы галимнәр, дин әһелләре катнашында ачылган иде.

Мөфтигә музей эшчәнлеге турында Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гарифуллин, "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры, Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев сөйләде.

***

Бүген көндез мәдрәсәдә "Мөселман өммәте һәм бүгенге көн бурычлары" дип аталган мөфти  белән очрашу уздырылды.  Чарага барлыгы 12 мөхтәсибәт – Чаллы, Түбән Кама, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Мендеелевск, Минзәлә, Зәй, Мөслим, Сарман районнары имамнары җыелды.

Сөйләшүдә, шулай ук, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төньяк-көнбатыш төбәге казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм район имам-мөхтәсибләре катнашты.

Очрашу кысаларында дин әһелләре зәкят бирүгә, хаҗ кылуга, хәләлгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләштеләр. Чаллы мөхтәсибәте эшчәнлеге белән таныштылар. Очрашу ахырында Татарстан мөфтие мөхтәсибәтләрдә алып барылган дини эшчәнлекнең мөһимлеге хакында әйтеп, хәзрәтләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары имамнарга дини кыйммәтләр турында сөйләде, дингә кагылышлы четерекле сорауларны ачыклады.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы