Чистай шәһәре мәчетләрендә экскурсияләр еш уздырыла. Чираттагы экскурсиягә килүчеләр Казан инновация университеты көллиятенең беренче курс студентлары “Әнәс” мәчетендә булдылар.
Укытучы Әнәс Шәязданов егетләр һәм кызларга ислам дине турында сөйләде, мәчетнең барлык залларын күрсәтеп чыкты. Шулай ук студентлдарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.