14 февральдә “Әнәс” мәчетенә гарәп теле дәресенә килүчеләрне күңелле сюрприз көтте. Дәрес өстәл артында тәмле ризык белән сыйланып үтте.
Укытучы Әнәс Шаязданов дәрескә әзерләнмәүчеләрне “штрафка тарта” икән. Ә бу штрафлардан җыелган акча гарәп милли ризыгы – маклюба пешерүгә тотыла.
Менә бүген дәрес шул тәмле ризык белән сыйланып, җылы арашалу белән табын янында узды. Укучылар гына бу күңелле дәресләргә өйрәнеп китеп, уку сыйфатын махсус “начарайтмасыннар” иде...