Бүген Питрәч мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы булып узды. Коръән уку белән башланып киткән сөйләшү мөхтәсибәт эшчәнлегенә багышланды.
Имам-мөхтәсиб Мансур хәзрәт Кучкаров имамнарны сәламләп, агымдагы эшләр хакында сөйләде. ТР МДН Корылтае якынлашу хакында җиткерде. Аннары мөхтәсиб имамнарга нәзарәт чыгарган Коръәннең яңа басмасын өләште.